"Славим мы величие учителя!" - акция поздравления
Укытучы ! Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр.
Бүген укытучылар көне уңаеннан без дә китапханәдә ветеран укытучыларыбыз Галия Дуфаровна һәм Илмира Фаритовналарны укытучылар бәйрәме белән котлап иң изге теләкләребезне җиткердек.