"Китапстан" - йомгаклау чарасы
14 сентябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендэ "Китапстан "- җәйге китап марафонына нәтиҗәләр ясалды.
1 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» - җәйге Китап марафоны башланган иде. Бу марафонда катнашучы һәр укучы карта-юл күрсәткече алды, аның буенча яшь укучылар, үзләре теләгән китапны укып, карта биремнәрен үтәп, юл курсәткеч буйлап бардылар. Җәй тәмамланды, балаларның җәйге китап сәяхәте дә тәмамланды. Бу конкурста безнең Түбән Лоҗы авыл китапханәсе укучылары да катнашты. Балалар йомгаклау чарасында катнашып, грамоталар алдылар,чәйләр эчеп китапханә буенча сәяхәт иттеләр.