"Шигъри әкиятләр остасы" - әдәби кунакханә
15 сентябрьдә, балалар язучысы һәм әкият остасы Абдулла Алишның тууына – 115 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә «Шигъри әкиятләр остасы» исмендә әдәби кунакханә үткәрелде. Кичә өчен язучының әкият китапларыннан торган «Батыр көрәшче, оста әкиятче» исемдә китап күргәзмәсе оештырылды.
Чара барышында балаларны, язучының тормышы, биографиясе белән таныштырылды һәм ул исемендәге электрон презентация белән үрелеп барды. Абдулла Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. А.Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан – әкиятләр һәм хикәяләр.Балаларга кече яшьтән ук таныш булган “Сер тотмас үрдәк”, эшчән “Нечкәбил”, “Куян кызы” әкиятләренннән өзекләр укылды. Бергәләп Нечкәбил исемле бал корты турында әңгәмә кордык. Бал кортлары кебек тырыш булып үсәргә кирәклеген аңлаттык. Укучылар, әкият геройлары буенча фикер алыштылар. Балалар белән А.Алиш әкияте буенча төшерелгән “Чукмар белән Тукмар” исендә мультфильм карадык. Әкият геройлары буенча төзелгән табышмакларга балалар җавап табып, зирәклектә ярыштылар.
Соңыннан “Әкиятнең героеның исемен бел?” исеменәдәге әдәби викторина үткәрелде.