Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Балаларның якын дусты" - әдәби сәгать

 17 август көнне балалар язучысы Вакый Нуриевка 65 яшь тула. Шул уңайдан  Югары Лоҗы авылы күчмә китапханәдә «Балаларның якын дусты» исемендә әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучы В. Нуриевның тормышы, иҗаты белән якыннан таныштылар. Аның “Бүре кадәр бүрек” – юмористик хикәяләр китабыннан әби янында каникулда булган кызыклы хәлләр турында, “Ашыгудан ни файда” хикәясен бергәләп укып фикер алыштык. “Җиденче палата” дигән китабыннан “Шүрәле” хикәясе  белән таныштылыр. Балаларга аның “Җиденче палата”  “Әбиемә әфлисун”, “ Карга карагы” повестьлары тәкъдим ителде. Чарада – 4 бала катнашты.