"Татарстан - туган җирем" - тематик сәгать
29 август көнне, Республика көне уңаеннан китапханәдә укучыларда Ватанга мәхәббәт, милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү, аларның республикабыз турындагы белемнәрен арттыру уңаеннан «Татарстан - туган җирем» исемендә тематик сәгать үткәрелде. Моның өчен “Татарстан – минем Ватаным” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
30 август Татарстан Республикасы төзелгән көн. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу көнне Татарстан Республикасының Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде.
Кичә барышында китап укучылар "Сез картаны беләсезме?" , "Дәүләт бәйрәмнәре", "Истәлекле урыннар" бәйгеләрендә катнаштылар.
"Мин сине яратам, Туган илем" дигән табышмаклар һәм әйтемнәр бәйгесендә зирәклектә сынаштылар.
Балалар Татарстан , Казан турында шигырьләр кычкырып укыдылар: Ш.Маннурның “Безнең ил”, З.Туфайлованың “Туган ил”.
Чара ахрында бергәләшеп Татрстан дәүләт гимн тыңладык.