Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Россия флагы - горур җилферди" - рәсем дәресе

19 август көнне, «Умырзая» балалар түгәрәгенә йөрүче балалар белән Республика көненә карата рәсем дәресенә җыелдык. Китапханәче Татарстан республикасының төп символлары булган флагы һәм гербы турында аңлатты. Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр. Флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды. Кичә ахрында, балалар  Россия флагын төрле зурлыкта  төсле акбурлар белән асфальтка төшерделәр.