"Илебезнең батыр уллары" - батырлык сәгате
25 август көне, Җәлилчеләргә багышланган «Илебезнең батыр улларыв» исемендә батырлык дәресе үткәрелде. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшесендәге Плетцензее шәһәрчеге Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә - 79 ел тулды.
Чарага 1,3,4,7 сыйныф укучылары чакырылды.
Кичә өчен «Батырлар юлы» исемендә иллюстрацияләр белән җәлилчеләренең тормыш һәм батырлыкларын яктырткан китап күргәзмәсе төзелде.
Чара барышында шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” китабыннан “Алман илендә”, “Кызыл ромашка”, “Чишмә”,, “Кошчык”, “Карак песи” шигырьләрен кычкырып укыдык. Балаларга Җәлилчеләр турында презентация күрсәтелде. Балалар өчен язылган шигырьләрдән бер куплет укып “Шигырьнең исемен әйт” исемендә викторина үткәрелде.
Илебез өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләрне балалар бер минут тынлык белән искә алдылар.