"Россия флагы - безнең горурлыгыбыз" - патриотик сәгать
22 август Россия дәүләт флагы көне. Шул уңайдан китапханәдә «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дигән темага балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда горурлык хисләр тәрбияләү уңаеннан патриотик сәгать үткәрелде.
Укучылар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр. Флагтагы төсләрнең мәгънәсе аңлатылды. Балалар белән “Ак,зәңгәр, кызыл” бәйгесе оештырылды. Чара өчен оештырылган “Россия флагы – горур җилферди” исемендә китап күргәзмәсендә, Россия Конституциясе, тарихын чагылдырган китаплар урын алды.