Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Бер күрешү - үзе бер гомер" - Югары Лоҗыда авыл көне

15 июль көнне, Югары Лоҗы авылында «Бер күрешү – үзе бер гомер» исемендә авыл көне узды. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. "Авыл бәйрәмнәре" исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
15 июль көнне бу бәйрәм Югары Лоҗы авылында гөрләп узды.

Бәйрәмне ачу тантанасында авылның иң өлкән яшьтәге кешесенә — Давлетшина Хаят апа һәм бергә иң озак гомер кичергән  Ибраевлар гаиләсенә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннар һәм конкурсларга бай булды.

Бәйрәм балаларның тауга каршы йөгерү белән башланып китте.

Бәйрәмдә татар халкының төрле милли уеннары уйнатылды.

Шулай ук төрледән-төрле кызыклы конкурслар, спорт ярышлары, мәсәлән, чүлмәк вату, баганага менү, призлар кисеп алу, катыктан тәңкә эзләү, көянтә-чиләк  күтәреп ярышу, армреслинг, гер һәм штанга күтәрү, таяк тартыш һәм башка бик күп ярышлар үткәреде. Бәйрәм татар халкының милли көрәше белән тәмамланды, яшүсмер егетләр, ир-атлар бөтен осталыкларын, көчләрен күрсәтеп, җиңүчеләр билгеләнде.

Авылдашлар һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар, Казан артистлары  чыгышларын һәм уеннарны рәхәтләнеп карап ял иттеләр.