"Мөнәҗәтләр - күңел байлыгы" - мөнәҗәтләр уку кичәсе
22 сентябрь көнне китапханәдә, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан «Мөнәҗәтләр – күңел байлыгы» исемендә мөнәҗәтләр уку кичәсе узды.
Мөнәҗәтләр элек-электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталыкны, пакьлекне, яхшылыкны, пәкьлыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый.
Кичә өчен «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» исмендә китап күргәзмәсе оештырылды.
Кичәгә килгән мөнәҗәт укучыларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, калфакларыннан, матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде.
Югары Лоҗы авылыннан килгән Халидә апа «Диде Муса», «Әлвидаг», «Йә Рәсүлем» мөнәҗәтләрен килгән кунакларга көйләп укыды.
Түбән Лоҗы абыстае Сания апа да «Салаватның савыбы күп», «Җәннәт булыр сиңа», «Салават әйтик , әйа дуслар!» эчтәлекле мөнәҗәтләрне барыбызда таң калып тыңладык. Авылдашларыбыз Галимова Фәния, Набиуллана Хәдичә, Хузина Наилә апаларның чыгышлары, кунакларның күңеленә хуш килде.
Шулай ук кичәдә «Догаларның ярдәме», «Тапкыр сүзләр», «Исемең – җисеменә тиң» биремнәре буенча һәркем үз фикерен җиткерде.
Кичә бер тында, бер сулышта узды, һәрбер кешенең күңеле сафланып калды.
Соңыннан җылы очрашу чәй табыны артында дәвам итте.