"Начар гадәтләр хәлакәткә илтә!" - шок урок
26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза.
Шул уңайдан китапханәдә «Начар гадәт хәлакәткә илтә!» исемендә шок - урок үткәрелде.
Китапханәче укучыларга наркоманиянең нинди куркыныч янавы һәм наркотик матдәләр куллануның ихтимал нәтиҗәләре турында сөйләде, яшьләрне наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштырды. Балалар белән кеше бәхете, сәламәтлеге турында фикер алышу үткәрелде. Балалар, спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше күпкә матуррак дигән нәтиҗәгә килделәр.
Кичә өчен «Наркомания – гасыр афәте» исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, журналлар, буклетлар урын алды.