Ә.Еники "Әйтелмәгән васять" әсәре буенча китап укучылар конференциясе
Китапханәдә Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять»әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды.
Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. Шуңа күрә авыл халкы аңа җисеменә хас матур исем биргән.
Аларның гаиләсе Юлкотлыда гади генә гомер кичерә. Карты белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буе хәләл көче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Авыл мәктәбен тәмамлагач, балаларның дүртесе дә шәһәргә китеп төпләнә. Карты исән чакта, Акъәби ялгызлыкны сизми. Әмма карты үлеп киткәч, ул бер ялгызы кала.
Әмирхан Еники безгә бу әсәре белән кешеләрнең күңелләре тупаслануын, җир йөзендә мәрхәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965 нче елда ук искәрткән. Аналар алдында барыбыз да бурычлы.Без әле аны аңлап бетермибез. Ә элегрәк кешеләр ярлы яшәсәләр дә, күңелләре бай, ата-анага хөрмәте зур булган. Уллары булган ата-ана һич тә ялгызлык кичермәгән, чөнки малай кеше әти-әнисен карарга, төп йортта калырга тиеш булган.
-Акъәби нәрсәләр турында уйлана, аны нинди уйлар борчый, балаларына нәрсә әйтергә тели? Кичәдә һәркем үз фикерен әйтеп,әсәрнең эчтәләген ачтылар.