Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Җәйге китап марафоны: "Китапстан"

14 август көнне “Китапстан” проектында катнашучы балалар белән әдәби сәгать үткәрелде.

Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган “Китапстан” масштаблы проектында безнең Түбән Лоҗы авыл китапханәсе да катнашты. Ул 1 июньдә башланды һәм 2023 нче елның 31 нче августына кадәр дәвам итәчәк. “Китапстан” – китап укучыларга брошюра – юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп бара. Уку белән парарлель рәвештә төрле биремнәрне үтиләр: “Китапны бер сүз белән тасвирла”, “Әсәрнең төп героеның рәсемен яса” һ.б

Проект кысаларында иң актив катнашучылар Зиннуров Булат, Мифтеева Лилия, Усманова Айгөл китапханәгә җыелдылар, укыган китаплар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бу этапта үзләренең тутырылган буклетларын күрсәттеләр.