"Хәтер шәме" - Бөтенроссия акциясе
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 82 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Шул уңайдан Түбән Лоҗы авыл китапханәсе дә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең төп максаты – фашист илбасарларына каршы барган, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен тартып алган коточкыч сугыш турында хәзерге буынның хәтеренә сеңдерү, илебез азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзләренең гомерләрен биргән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тагын бер кат искә алу.
Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны, авылдашларыбызны «Хәтер шәме» кабызып, бер минут тынлык искә алып обелиска канәфер чәчәкләре куйдык. Беркем дә бернәрсә дә онытылмас! Күкләребез аяз, ил – көннәребез имин булсын!