"Россия - минем Ватаным" - патриотик сәгать
13 июнь көнне китапханәдә “Россия көне” уңаеннан , “ Россия – минем Ватаным” исемендә патриотик сәгать үткәрелде. Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче һәм Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм.
Кичәдә 1,2,3,4 сыйныф укучылары катнаштылар. Балаларга “Россия көне” исемендә электрон презентация күрсәтелде.
Китап күргәзмәсе янында , Россия дәүләтенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары балаларга, нәрсә ул флаг, герб һәм гимны турында мәгүлъмәт бирелде.
Балалар кечкенәдән рус халык табышмаклары белән таныш һәм табышмак сорауларына җавап биреп зирәклектә ярыштылар. Россия үзенең кемнәре белән данлыклы соң, дөньяның данлыклы кешеләрен балалар “Иң – иңнәр” викторина – әңгәмә аша белделәр.
Россия буенча безнең сәяхәт бик күңелле һәм кызыклы үтте.