Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кояшлы балачак илендә" - балалар бәйрәме

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаенан “Кояшлы балачак илендә” исемендә балалар бәйрәме үткәрелде.Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата. Ул бит әле иң озын һәм иң күңелле җәйге яллар башланган көндә. Балалар мәйданчыгы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.

Балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Балалар спорт уеннарында җитезлектә көч сынаштылар. “Күкәй кабып йөгерү”, “Зур галош киеп йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү”  уйнау ярышларында актив катнаштылар.

Бүгенге көннән башлап Түбән Лоҗы китапханәсе китап укырга яратучы балалар “Китап – стан” проектына кушылдылар. Бу проект республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылды. Балалар җәйге ял вакытында 90 көн буена китап укырга һәм укыган китаплары турында язып “Китап – стан” буклетына теркәп барырга тиеш булалар.

Балалар мәйдәнчыгында “Һәрвакыт булсын кояш!” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсеннән  балалар үзләре теләгән китапларны алып , җәй турында шигырьләр һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар. Укыганнар буенча балалар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. “Җәй”турында табышмаклар әйтештек. Соңыннан балалар, тәмле коймаклар белән чәйләр эчтеләр.Бәйрәм бик күңелле узды.