"Чиста булсын - тирә - ягыбыз" - рәсем дәресе
5июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне. Шул уңайдан китапханәдә «Чиста булсын тирә - ягыбыз!» исемендә экология темасына “Умырзая” түгәрәгенә йөрүче балалар белән рәсем дәресе үткәрелде. Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә.
Балалар, яр буйларында җыелган чүп өемнәрен, юл кырыйларында ташлап калдырылган пластик шешәләрне, поэлителен пакетларны ак кәгазь битләренә төшерделәр. Тырышып, күңел биреп эшләгән эшләре матур килеп чыкты. Ясалган рәсемнәрдән шул ук исемдә күргәзмә оештырылды. Ясалган рәсемнәр буенча балалар белән туган як табигатен саклау турында әңгәмә үткәрелде. Суны пычыратучы чыганакларны, экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез? Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәклеге турында фикер алыштык.