Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"От знаков к буквам, от бересты к страницам" - познавательное путешествие

24 май  Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне, славян укытучылары Кирилл һәм Мефодийны  данлау көне буларак билгеләп үтелә.Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне (Изге Кирилл һәм Мефодий көне) – агалы-энеле изге Кирилл һәм Мефодий истәлегенә  1991 елдан башлап  билгеләп үтелә.

Шул уңайдан китапханәдә 1, 3,4,5 сыйныф укучылары белән «От знаков к буквам от бересты к странцам»   исемендә танып - белү  сәяхәте үткәрелде.

Укучылар, рус халкы әкиятләре,мәкальләре һәм табышмаклары, мифлары китапларыннан   төзелгән  «Әлифба кайдан килгән» китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар.

  Укучылар беренче язуның килеп чыгышы, борынгы язма истәлекләр (таш, балчык  һәм агач китаплар, пергамент һәм кәгазь) ,славян язуының беренче тарихчысы, Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турынды белделәр. «Кирилл һәм Мефодий – славян язуын тудыручылар» дигән презентация  карадылар.

Хәзерге алфавитның ничек барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмат алдылар.