Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Изге Болгар җыены" - Болгарга сәяхәт

21 май көнне, без хезмәттәшләрем белән  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1101 еллыгына багышланган бәйрәмдә катнаштык. Бәйрәм чарасы  концерт белән башланды, танылган җырчылар бик эчтәлекле күңелгә үтеп керешле, эчтәлекле җырлар яңгыраттылар, батыр – сугышчан биюләр күрсәттеләр. Җыен дәвамында Болгар дәүләт тарих – тархитектура музей – тыюлыгында күргәзмәләр, остаханәләр белән таныштык. Татарстан халык сәнгать кәсепләре осталарывның эшләнмәләре күргәзмәсендә булдык, билбау көрәше буенча турнирны карадык. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтләренең баш мөфтие Тәлгать Тәҗетдин кече манарада тәүбә итү догасын укыды.

Сәяхәтебездән бик күтәренке хисләр белән кайттык.