"Тату гаилә - ил күрке" - әхлак тәрбиясе
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Шул уңайдан китапханәдә «Татау гаилә – ил күрке» исемендә тәрбия дәресе үткәрелде.
Китапханәче, балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән таныштылар. Чара барышында балалар гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. “Кем тапкыр, кем тизрәк” табышмаклар , “Мәкальне башлыйм – азагын дәвам ит” уенлы – конкурслы өлешендә балалар аеруча актив булдылар.
Бергәләп , “Шигырьне укып – исемен әйт” дигән шигырьне тану уеннар да уйнадылар. 3 сыйныф укучысы Мирхазов Рамазан , Зиннуров Булат “Әти, әни һәм мин”, “Әти гаилә башлыгы”, “Минем гаиләм” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балалар белән бергәләп “Гаилә – бәхет ачкычы” исемендә презентация карадык.