Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Җирдә алар мәңге балкырлар" - һәйкәлгә венок кую

9 май көнне без исемсез солдат һәйкәленә венок һәм тере лалә чәчәкләре салу өчен килдек. Безнең һәркайсыбыз безгә 78 нче яз бүләк иткән солдатларны искә алдылар. Бу-безнең әби-бабайларыбыз, фашистларны җиңгән каһарманнарыбызны искә алу көне. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр.Митингта катнашучылар сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салдылар.