"Ветеранга открытка" - открыткалар ясау дәресе
6 май көнне китапханәдә , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, «Умырзая» клубына йөрүче балалар белән бергә, өйдә тыл ветераннарын котлау өчен бүләк открыткалары ясадык. Открыткаларга Мәңгелек ут, тынычлык символларын күгәрченнәр, йолдызчыклар, Җиңү тасмалары, гвоздика чәчәкләре беркеттек. Шулай ук, открытканың арткы ягына без эчтәлекле шигырь юллары яздык. Ясалган открыткалардан «Ветеранга Открытка» дип аталган күргәзмә оештырылды.