Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Алтын тарак" - төсле картоннан кул эшләре

15 апрель  көнне, «Умырзая» балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы язның кояшлы бер көнендә җыелдык.  Быел татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына – 137 ел тула. Шул уңайдан без балалар белән шагыйрьнең Су анасы әкиятен  бергәләр укыдык, һәм әкият героеның «Алтын тарагын» ясадык. Картонны кисеп аңарга төсле һәм ялтравыклы кәгазьләр ябыштырдык.Күңел җылысын биреп эшләгән таракларыбыз ъзенчщлекле һәм бик матур килеп чыктылар.

Укыган әкият буенча Балалар белән “Нәрсә эшләсәм ярый? Нәрсә эшләргә ярамый? Ничегрәк үзеңне тотарга?” кебек сораулар куелды һәм шул сорауларга балалар күмәкләшеп җаваплар таптылар. Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясы баланы  яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Дөрестән дә, балалар Су анасының алтын тарагын алып качкан малай дөрес эшләмәгән - дип үз фикерләрен җиткерделәр. Чарада – 3 бала катнашты.