Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Адымнар нык, юллар имин булсын!" - танып - белү сәгате

Илебездә, 2021-2030 ел “Юл хәрәкәте иминлеге буенча икенче гамәлләр унъеллыгы” дип игълан ителде. Җәйге каникул якынлашып килә шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Адымнар нык, юллар имин булсын!»  исемендә  танып- белү сәгате үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен  яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе төзелде.

Юлларда машиналар күп йөри, шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.

Шагыйрь  Ринат Мәннаның “Юл әлифбасы” китабыннан юл йөрү кагыйдәләренә, машиналарга багышлап  язган шигырьләрен укып күп кенә билгеләрне белдек.

Талия Шакированың “Юл йөрү хәрәкәте билгеләре” китабы буенча юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен укыдык, рәсемнәрен карап билгеләрне өйрәндек.

Кичә ахрында, укучыларны машина юлында уйнамаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлны аркылы чыкканда, светофорда яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеге аңлатылды.