"Һөнәр сайлау - язмыш сайлау" - информация сәгате
17 апрель көнне, китапханәдә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» исемендә тематик сәгать үткәрелде.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе һәм һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин.
Чара барышында, кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуы,
һөнәрне сайлый белергә өйрәнү һәм аның киләчәк тормыштагы әһәмияте турында аңлатма бирелде. Балалар белән, “Нәрсә соң ул һөнәр? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?” соравына һәркем үз фикерен белдерде.
Китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә төрле һөнәр ияләрен яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде.