"Сәламәтлек - иң зур байлык" - сәламәтлек сәгате
7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә «Сәламәтлек – иң зур байлык» исемендәге сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чара өчен «Сәламәт тәндә – аек акыл» исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
"Сәламәтлек – зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.
Сәламәтлек турында без нәрсәләр беләбез?, Дөрес тукланабызмы?, Спорт белән шөгылләнәбезме? Кичә барышында, шул сорауларга җаваплар эзләдек.
Китап укучыларга шифалы үләннәр турында, балның шифасы турында,
«Дөрес туклану серләре» турында китаплар тәкъдим ителде.