"Тукай яши безнең күңелләрдә" - шигърият сәгате
27 апрель көнне, Г. Тукай көн уңаеннан «Тукай яши безнең күңелләрдә» исемендә шигърият кичәсе үткәрелде .
Чарага башлангыч һәм урта сыйныф укучылары чакырылды. Бәйрәм өчен «Габдулла Тукай – милләтнең рухи байлыгы» исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.
“Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендә күргәзмәдә, укучыларның Тукайның әкият геройлары буенча эшләнгән рәсемнәре урын алды.
Балалар шагыйрьнең күренекле «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык әкияте» әкиятләреннән күренешләрне ак кагәзъгә төшерделәр. Шулай ук балаларның яраткан шигырьләре, «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», шигырьләрьеннән күренешләр ясадылар.
Кичәдә 1, 5, сыйныф укучылары шагыйрьнең “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Эшкә өндәү” шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. Балалар “Табышмак аша – Тукайны таныйбыз” өлешендә зирәклектә сынаштылар. “Тукай – балалар шагыйре” тукталышында, әкият геройларын белделәр. Кичәнең өченче өлешендә укучылар белән , “Исемдә калганнар” истә калганмы? уен – викторинасы үткәрелде.
Соңыннан балаларга “Тукай – балалар шагыйре” исемендә электрон презентация күрсәтелде һәм “Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендәге рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.