Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Экологиягә китап аша" - районкүләм фестиваль - конкурс

 26 апрель көнне, Районкүләм фестиваль-бәйге кысаларында китапханәдә балалар өчен экологик кичә оештырылды. Кичәбезне “Яшел урманга сәяхәт” дип исемләнгән театраль күренеш белән башлап җибәрдек. Зиннуров Булат, Гиниатуллина Алина, Минхазов Рамазан үз рольләрен бик оста  уйнадылар.

Балаларны, килгән тамашачыларны “Табигать безнең – әйләнә тирәбез” - экологик темага китап күргәзмәсе, “Табигать дөньясы” исеме белән лэпбук, “Табигатебезне саклыйк!”  дип аталган буклетлар күрсәтелде .“Без –  туган як табигатенең дуслары» - балалар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсе (плакатлары, рәсемнәре), “Минем табигать дөньясы” –дигән  фотостенд белән таныштырдым. “Аккош оясына кайтты” – китап инсталяциясе тәкъдим ителде.

 “Табигать күренешләре энциклопедиясе» китаплары буенча кызыклы, эчтәлекле презентация үткәрелде. Балалар табигать, табигать күренешләре турында мәкаль һәм экологик сорауларга җавап таптылар.

 Балалар өчен "Табигать- туган йортыбыз" исемле экологик кроссворд төзелде. Таблицада табигатькә карата 8 сорау язылган иде Төп үзәк сүз "Табигать" сүзен кроссвордны чишеп таптык.

“Табигать язмышы – безнең язмыш” номинациясендә Гиниатуллина Алина  узе язган “Табигать – туган йортыбыз”дигән  иншасын тамашачыларга җиткерде. Шушы ук номинациядә Зиннуров Булат  “Чишмә моңы”дигән шигырен бик матур сөйләде.

 Балалар кулларына табигатьне саклау буенча экологик билгеләр тотып  “Табигатьне саклагыз!” –дигән экологик флешмоб курсәттеләр. 

Бәйрәмебезне  “Кояшлы ил” - күмәк җыр белән тәмамладык