Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Йолдызларга юл салучылар" - рәсем дәресе

12 апрель - Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне. Кешенең галәмгә очуына 62 ел тулды.

 Шул уңайдан, 4 апрель көнне «Умырзая» балалар түгәрәгенә йөрүче балалар белән тәүге очрашуда, «Йолдызларга юл салучы» темасына карата рәсемнәр ясадык.Балалар бар  күңел җылысын, тырышлыкларын  биреп  рәсемнәр ясадылар, аннары төрле төстәге буяларга буядылар. Рәсемнәр кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты.Соңыннан балалар белән  галәмгә беренче булып юл салучылар, галәмне кыю буйсындыручы  космановатлар турында әңгәмә үткәрелде. Ясалган рәсемнәрдән «Йолдызларга юл салучы» исемендә рәсем күргәзмәсе төзелде. Чарада - 4 бала катнашты.