"Китап синең дустың һәм киңәшчең" - библиографик дәрес
3 апрель көнне китапханәдә, 2 апрель халыкара балалар китабы көне уңаеннан «Китап синең дустың һәм киңәшчең» исемендә библиографик дәрес үткәрелде. Моның өчен китапханәдә «Тугры дустың китап» исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче, китапның килеп чыгу тарихы, китап бастыру технологиясе нигезләре белән таныштырды. Яңа кайткан балалар китапларына күзәтү ясалды, китап турында шигырьләр укылды, китап уку һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде. Балалар юбиляр китаплар белән танышып, алардан өзекләр укыдылар. Укучыларны, балалар язучылары һәм аларның китаплары белән таныштырдым. Дәрес ахрында балалар белән «Китапның килеп чыгу тарихы» исемендә презентация карадык. Китапханәче укучыларга китапны ничек кадерләргә кирәклеген дә аңлатты. Чарада – 4 бала катнашты.