Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Исәнмесез кошкайлар" - экологик викторина

1апрель халыкара кошлар көне, шул уңайдан китапханәдә «Исәнмесез- кошкайлар»  исемендә экологик викторина үткәрелде.

Яз – ел  фасылының  иң  матуры, иң  күңеллесе. Көннәр  бераз  озыная  башлагач,  кояш  яктысы  һәм  җылысы  белән  бар  табигатьне  үз  кулына  ала.  Ләкин  сайрар  кошлар  кайтмыйча, яз  әле  яз  була  алмый. Сыерчыклар,тургайлар  кайтып  тирәюньгә  дәртле  авазларын  тараткач  кына  яз  үзенең  тулы  хокукын  ала. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап  хикәяләр, шигырьләр иҗат итәләр. Кичәне ачып, кошлар турында, аларның файдалы яклары, кошларның төрләре, табигатькә тоткан урыннары турында китапханәче мәгълъмүт бирде.

Китапханәче, балаларга, күчмә  һәм үзебезнең якта кышлаучы кошлар турында сөйләде. Бирелгән мәгълүмәт буенча  «Күчмә кошлар» исемендә викторина үткәрелде. Балаларга күчмә кошлар  турында «Кошлар – безнең дусларыбыз» исмендә презентация  күрсәтелде. Аннары укучыларга «Йорт кошлары»  турында  кызыклы  сораулар бирелде. Укучылар  «Үзебезнең якта яшәүче кошлар» турында   бәйгесендә табышмакларга җавап таптылар.  «Кошлар турында мәкальне – дәвам ит» дигән турда, мәкальләр әйтелде. «Бармаклар» уенында бармаклар белән хәрәкәтләндереп, кошлар турында шигырь сөйләделәр.

Кичә ахрында  «Канатлы дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсендә балалар,  кошлар турында кызыклы китаплар белән таныштылар. Чарада – 4 бала катнашты.