Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Китап иле - серле дөнья" - әдәби сәгать

 28 март көнне китапханәдә, балалар китабы  атналыгы уңаеннан «Китап иле – серле дөнья» исемендә тематик әдәби дәрес үткәрелде. Быел балалар китабы атналыгына 80 ел тула. Моның өчен шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче балаларны «Балалар китабы атналыгы» тарихы белән таныштырды. Китапханәгә кайткан , яңа  китапларга күзәтү ясалды.Балаларга китап турында шигырьләр, хикәяләр укылды, китап уку кагыйдәләре һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде. Укучыларны, рус язучыларың  юбиляр китаплар белән таныштырдым.Х.К. Андерсенның  «Стойкий оловянный солдатик»,« Гадкий утенок», С.Т.Аксаковның «Аленький цветочек», А.Р.Бианкиның «Чей нос лучше», К.И.Чуковскийның «Мойдодыр»,«Муха - Цокотуха», «Тараканище» әкиятләреннән өзекләр укыдык. Укыган әкиятләр, хикәяләр буенча фикер алыштык.

Кичә ахрында укучыларга «Балалар китабына сәяхәт» исемендә элктрон презентация күрсәтелде.

Балалар яраткан китапларын өйләренә укырга яздырып алдылар.

Чарада – 4 бала катнашты.