"Әкият иленә сәяхәт" - әкият кичәсе
24 март көне якташ язучыбыз Рабит Батуллага 85 яшь тулу уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Әкият иленә сәяхәт» исемендә әкият - кичә үткәрелде.
Кичә өчен Р.Батулланың балалар өчен язган маҗаралы әкият китапларыннан күргәзмә оештырылды. Кичәне: “Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам.Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә”-дигән кереш сүз белән башлап җибәрдек.
Китапханәче укучыларны Р. Батулла иҗаты белән таныштырды. Р. Батулла башкаруында «Аю баласы Әппәс » әкиятен тыңладык. Китапханәче «Куян тотучы мырый», «Куян баласы Нуяк», укучылар «Колакчын тафи»,«Шаян бака» әкиятләрен кычкырып укыдылар. Бергәләп укылган әкиятләр эчтәлеге буенча фикер алыштык. Балалар белән әкияттән өзек укып «Әкият геройлары исемен әйт» уены уйнатылды.
Язучының әкиятләре турында табышмаклар әйтешеп, зирәклектә сынаштылар. Батулла бабай әкиятләре укучыларга бик ошады, алар «Аю баласы Әппәс», «Шаян бака», «Колакчын Тафи» китапларын, өйләрендә уку өчен яздырып та алдылар.