"Җир - әнкәнең зәңгәр күзләре" - экологик танып - белү сәгате
22 март Бөтендөнья су ресурслары көне. Судан башка тереклек юк. Су – үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар – барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Яшәү чыганагы булган суга ихтирам тәрбияләү уңаеннан 22 март көнне китапханәдә , «Җир әнкәнең зәңгәр күзләре» исемендә танып- белү сәгате үткәрелде.
Әңгәмә барышында, балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру, Суның төре табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуын ачыклау, суны экономияле, чиста тоту,аңа карата сак караш тәрбияләү максатыннан "Су яшәү чыганагы" дигән презентация күрсәтелде. Су турында мәкальләр, сынамышлар әйтештек. Балалар Р.Миңнуллинның “Чишмә җыры”, Р.Вәлиеваның” Туган як”, “Зәңгәр чишмә” шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Кичә өчен төзелгән китап күргәзмсәсендә укучылар, чишмәләр - елгалар турында китаплар белән якыннан танышып, үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алдылар.