Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яз килде" - рәсем дәресе

18 март көнне, «Умырзая» балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы очрашуга җыелдык .

Язның беренче ае ахрына якынлаша. Шулай булса да көннәр суык тора, гөрләвекләр агарга ашыкмый. Балалар белән яз аенда була торган үзгәрешләрне күзаллап «Яз килде»  темасына рәсемнәр ясадык. Ясаган рәсемнәрдән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар белән «Язгы табигать»   турында әңгәмә үткәрелде. “Язгы табигатьтә нинди үзгәрешләр”,  сорауларына балалар, ясаган рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар турында бик теләп җавап бирделәр. Чарада – 4 бала катнашты.