Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсыда" - әдәби тематик музыкаль кичә

7 март көнне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барсы да» исемендә әдәби  музыкаль кичә үткәрелде.

Кичә барышында килгән барлык әниләрне һәм әбиләрне 8 март бәйрәме белән кайнар котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек.

Кичә барышында төрле язучыларның әниләргә багышланган шигырьләрен укыдык. Хатын -кызлар турында, һәм алар өчен язылган  китаплардан шул ук исемдә күргәзмә оештырылды. Чара барышында, әниләр белән “Серле тартма”, “Нишләргә” уены уйнатылды. Әти –әниләргә булган хөрмәтләү хисләре җырда гына түгел, халкыбызның зирәк акыллы иҗат иткән мәкальләрдә дә киң чагылган белү өчен “Мәкальне башлыйм, ахрын  дәвам ит ” уенында зирәклектә сынаштылар.

Кичә ахрында  барлык килгән әниләр белән бергәләп «Без бит авыл кызлары»

 җыры башкарылды. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.