Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Сәламәт тәндә –аек акыл

Мәктәп  яны  “Күңелле бал кортлары” лагерына йөрүче балалар белән спорт ярышлары үткәрдек. Уенның максаты балаларда  сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү.

Уенчылар “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” командаларына бүленеп ярыштылар. Алар , йөгерү, скакалка белән сикереп йөгерү, аякка туп кыстырып йөгерү,  обруч белән сикереп йөгерү, туп ату кебек уеннарда көч сынаштылар.