"Әниемә бүләккә" - рәсем дәресе
4 март көнне, “Умырзая” балалар клубына йөрүчеләр белән чираттагы очрашуга җыелдык.
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае – март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме 8 март Хатын – кызлар көне. Шул уңайдан балалар белән әниләрен бәйрәм белән котларга, открыткалар ясадык. Күңел җылысын биреп эшләгән эшләре , окрыткаларда чагылды һәм бик матур килеп чыктылар. Эшләгән открыткалар буенча “ Әниемә бүләккә” исемендә күргәзмә оештырылды. Чарада - 4 бала катнашты.