Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Дуслыкта көч" - әхлак тәрбия сәгате

 14 март көнне,  районыбызда  тынычлык һәм дуслык елы уңаеннан  1,3,4,5,7 сыйныф укучылары белән  әхлак дәресе үткәрелде.

Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши.

Максат,   Татарстанда яшәүче милләтләрнең дуслыгын хөрмәт итү,  кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, бер-береңә ярдәм кулы сузарга, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.

Чара барышында китапханәче  керәшен, чуваш һәм башкорт халыкларының көн – күреше бәйрәмнәре, гореф гадәтләре турында  мәгълүмәт бирде.

Балалар белән  “Дуслык булса илдә, тынычлык булыр җирдә” исемендә презентация карадык. Презентация буенча, дуслык ул- бер- береңне ихтирам итеп, тату һәм ярдәмләшеп яшәү, дуслык милләтләр арасындагы, һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли ала – дип һәркем фикерен җиткерде.

Кичә барышында , балалар чын дус нинди сыйфатларга ия  булырга тиеш соң? – дигән сорауга бик тиз җавап бирделәр.

Бергәләп, “Дуслык” турында мәкальләр әйтештек, шигырьләр укыдык. - бергәләр «Дуслык турында» дигән җыр башкардык. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына, Җир шарында тынычлык була – дигән теләктә –  балалар таралыштылар.