Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Чәчәкле тугайда" - бергәләп укыйбыз

Балалар шагыйре, Нәҗип Мадҗяровның тууына 95  яшь тулу уңаеннан, китапханә  шагыйрьнең балалар өчен язган кызыклы һәм мавыктыргыч, китапларыннан “Чәчәкле тугайда” исемендә шигырьләрен кычкырып укулар үткәрелде.      

Балалар әдәбиятында Нәҗип Мадъяровның үзенә лаек урыны бар. Аның балаларга атап язылган һәр әсәре аша туган илгә, авылга, табигатькә, бер-беребезгә карата миһербанлы, кешелекле, изге күңелле, шәфкатьле булып яшәргә өнди. Әсәрләре аша балаларга җиткерелгән төп идея, биргән үгет-нәсыйхәте  тәрбияви яктан зур кыйммәткә ия.

Балаларны шагыйрьнең  кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым. Балалар шагыйрьнең “Күбәләк” китабыннан “Салават күпере”, “Кырмыскалар”, “Таң алды”, “Башак” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Китапханәче,шагыйрьнең “Мәгънәләрен уйлап кара” өлешеннән “Чәчәкләр бакчасында”,  “Карама”,   шигырләрен укып, эчтәлеген аңлатып бирде.  Мероприятиядә – 3 укучы катнашты