"Әтиләр безнең горурлыгыбыз" - патриотик сәгать
22 февраль көнне, китапханәдә Ватан саклаучылар көне уңаеннан «Әтиләр безнең горурлыгыбыз» исемендә патриотик сәгать үткәрелде. 23 февраль илебезнең төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көне. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәр барчабызның бәйрәме бу.
Әңгәмә барышында укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.
Кичә барышында укучылар белән «Ватан солдатлары» исемендә викторина үткәрелде.
Соңыннан укучылар, бәйрәм өчен оештырлган «Рәхмәт сиңа, солдат» исемендә китап күргәзмәсе белән таныштылар.