"Бар җырымны илгә багышладым" - патриотик сәгать
15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә “Бар җырымны илгә багышладым” исемендә патриротик сәгате үткәрелде. Кичә өчен, Муса Җәлилнең иҗатын яктырткан китаплардан, иллюстрацияләрдән “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә” исемендә күргәзмә төзелде.
Чарага 3,4,5 класс укучылары чакырылды.
Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү уңаеннан, укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.
Башлангыч сыйныф укучылары, шагыйрьнең “Чишмә”, “Маэмай”, “Куян”,Карак песи” шигырьләрен сөйләделәр.
5 сыйныф укучысы “Кызыл ромашка” шигырьен сәнгатьле итеп укыды.
Соңыннан шагыйрьнең иҗаты буенча “Бу юл кайсы шигырьдән”, исемендә бәйге үткәрелде.