"Туган телем - назлы гөлем" - әдәби фольклор сәгать
21 көнне февраль көнне китапханәдә халыкара туган тел көне, Республикабызда 2023 - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” акциясенә кушылып «Туган телем – назлы гөлем» исемендә әдәби - фольклор сәгатье үткәрелде. Чарага 3,4,сыйныф укучылары чакырылды.
Кичәдә һәр беребезгә газиз туган телебезгә багышлап язылган , Мөэминованың “Туган телем”, Н.Мадьяровның “Татар теле” шигырьләре укылды. Татар халык әкиятләреннән, балалар чиратлашып “Өч кыз”, “Камыр батыр”, “Хәйләкәр әтәч” әкиятләрен укыдылар.
Кичә өчен “Иң татлы тел – туган тел” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә татар халкының иҗатына багышланган әкиятләр,табышмаклар, мәкальләр, дастаннардан торган китаплар урын алды.