Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Символлар ни сөйли? - патриотик сәгать

Татарстан Респуликасы Гербы кабул ителү көне уңаннан,  китаханәдә “Символлар ни сөйли?” дип исемләгән информация сәгате үткәрелде. Татарстан  Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, уй – хыялларын гәүдәләндерә.

 Китапханәче балаларга Герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 елның 7 февралендә кабул ителүе турында сөйләде.Балалар шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигрәк тә балалар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар. Балаларга дәүләт символларын хөрмәт итәргә, кадерләп сакларга кирәклеге турында мәгълүмәт җиткерелде.