Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кышкы табигать" - рәсем дәресе

4 февраль көнне «Умырзая» түгәрәгенә йөрүче балалар белән чираттагы рәсем дәресенә җыелдык. Балаларның бик бай фантазиясе бар, һәм һәр бала теләсә нәрсә ясый ала. Шуңа күрә балага елның теге яки бу вакытын ничек сурәтләгәнен күрү өчен рәсем кораллары бирү бик мөһим. Кышны күрсәтү өчен ак калкулыкларны, кардагы чыршыларны, очучы кар бөртекләрен сурәтләргә мөмкин. Без балалар белән «Кышкы табигать» темаларына рәсемнәр ясадык. Һәр бала үзенә ошаган рәсемнәрне ак кәгазь битләренә төшерде. Балаларның күңел биреп ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыктылар. Рәсемнәрдән «Кышкы табигать»  исемендә күргәзмә оештырылды.