"Яраткан әкият геройлары" - фестиваль - конкурс
9 февраль көнне, Түбән Лоҗы авыл китапханәсендә «Яраткан әкият геройлары» исемендә район балалар фестиваль – конкурсы үткәрелде. Кичә өчен татар халык әкиятләреннән торган «Әкият бездә кунакта» китап күргәзмәсе оештырылды. Оста куллар күргәзмәсендә, кулдан эшләнгән әкият геройлары урын алды.
Балалалар төрле әкият геройлары булып киенделәр. Алар «Ахмак куян» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Рольләрдә Куян – Мифтеева Лилия, Тиен - Минхазов Рамазан, Керпе – Зиннуров Булат, Төлке – Усманова Айгөл үз рольләрен бик матур итеп башкардылар.
«Мин - әкиятче» ачык микрофон номинациясендә Мифтиева Лилия А.Алишның «Бик батыр белән Бикуркак» ә Зиннуров Булат «Итәгатьле мәче» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Кичә барышында алып баручы, тамашачылар белән «Әкиятнең өзеге буенча исемен әйтергә”, әкият геройлары буенча «Табышмак әйтәм, җавап көтәм», уеннары уйнатылды.
«Авыл чәче» конкурсында кызлар, малайларның башына кидерелгән нечкә челтәрдән эшләнгән чәчләдән матур итеп толым үрделәр.
«Әкият авторлары флешмоб»ында балалар танылган әкият язучыларның портретларын кулларына тотып әкиятләреннән өзекләр сөйләделәр.
Кичә ахрында балалар барсы бергә «Безнең балачак» җырын җырладылар һәм бергәләп фотозонада фотога төштек, бәйрәм бик күңелле үтте