Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Балачакның моңлы шагыйрәсе" - бергәләп уку

    25 январь көнне, балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел  тулу уңаеннан  «Балачакның моңлы шагыйрәсе» исемендә балалар белән кычкырып уку үткәрелде.

 Шагыйрьнең балалар өчен язган китапларына  күзәтү үткәрелде. Кичәгә 1,3, 4,5,6 сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар.

Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен һәм иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучы. Аның шигырьләре балаларны үзара һәм өлкәннәргә карата әдәпле, итагатьле булырга өйрәтәләр, әйләнә-тирә табигатьне кадерли һәм саклый белергә өндиләр.

Аның  балалар яратып укый торган «Карлыгач баласы», Беренче адым, «Бәтиләр» шигырьләрен бергәләп укыдык.