Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Халкымның күңел җәүһәрләре"! - китап күргәзмәсенә күзәтү

 Милли традицияләрне торгызу, рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту мөһимлеген игътибарга алып,  2023 ел- Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.

Китап укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру,милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау максатыннан китапханәдә «Халкымның күңел җәүһәрләре» дигән күргәзмә эшли. Шулай ук күргәзмәдә киң катлау укучылар өчен «Халкыбызның күңел бизәкләре» дип исемләнгән, татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләрен яктырткан фото альбом да сезнең өчен хөрмәтле дусларыбыз.