"Кышкы фантазияләр" - рәсем дәресе
21 январь көнне «Умырзая» түгәрәгенә йөрүче балалар белән чираттагы рәсем дәресенә җыелдык. Без балалар белән яңа елның төп символы булган Кыш бабай белән, Кар кызы темаларына рәсемнәр ясадык. Һәр бала үзенә ошаган рәсемнәрне ак кәгазь битләренә төшерде. Балаларның күңел биреп ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыктылар. Рәсемнәрдән “Кышкы фантазияләр” исемендә күргәзмә оештырылды. Чарада – 3 бала катнашты.