Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Балаларның иң гадел дусты" - шигърият сәгате

16 январь көнне, балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның тууына – 90 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә  “Балаларның иң гадел дусты”дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды.  Балалар, шагыйрьнең шома тел белән язылган «Йолдызлар ничәү», «Иң гадел дус», «Ничек тизрәк үсәсе» һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Аның шигырь юллары белән язылган әкиятләреннән өзекләр укып, фикер алыштык. Балалар, авторның  “Рәхим итегез” китабыннан шигъри тел белән язылган, табышмакларына җаваплар эзләделәр.